Әгәр сез үзегезнең бизнесны нинди юнәлештә башларга кирәклеген әле билгеләмәгәнсез, әмма аның кабатланмас булырга тиешлегенә ышангансыз икән, рәхим итегез! Сезне агробизнесны ничек башларга кирәк булуы турында таныштыра алабыз. Бу мәсьәлә турында Яңа эш башлаучы фермер
мәктәбендә сөйләячәкләр, ул хәзер инде яңа платформада-https://sschool.agropoliya.ru (гариза тутырыр алдыннан сайтта алдан теркәлү узарга кирәк).
Мәктәптә уку өчен 2020 елның 21 ноябренә кадәр https://school.agropoliya.ru/fermer. сайтында электрон гариза тутыру мөһим.
Анда катнашырга авылда үз бизнесларын башларга теләүчеләрне, яшь фермерларны, шулай ук бер елдан да ким эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын чакырабыз.
Мәктәп 2020 елның 23 ноябреннән 1 декабренә кадәр узачак. Беренче өч көн мөстәкыйль укуга исәпләнгән, анда катнашучылар хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме, гаилә терлекчелек фермаларына субсидияләр, грантлар турында һәм аларда ничек уңышлы катнашырга, документлар алып бару һәм КФХларга салым салу мәсьәләләрен караячаклар. Махсус мәктәп өчен уңышлы хуҗалыклар буенча онлайн экскурсияләр дә әзерләнгән. 26 һәм 27 ноябрьдә, вебинарларда, яшь фермерлар үзләрен кызыксындырган сорауларны экспертларга бирә һәм бизнес-планнар язу турында тәҗрибәле затлардан җаваплар ала алачаклар. Маркетплейслар һәм фермер кибетләре вәкилләре белән стратегик сессия мөһим этап булып торачак, алар авыл продуктларының маркетинг плейсы ничек оештырылуы турында сөйләячәкләр.
Мәктәпне тәмамлаганда, катнашучылар «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесеннән квалификация күтәрү турында таныклык алачаклар. Квалификация күтәрү турында сертификатларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дәресләр узганнан һәм барлык йомгаклау тестларын үтәгәннән соң алырга мөмкин булачак. Шулай ук сертификатларны сезнең районның авыл хуҗалыгы идарәсенә дә җибәрә алабыз. Уку бәясе - 1000 сум.