Атна саен сишәмбе көнне Ютазы районы Башлыгы Аяз Әдип улы Шафигуллин гражданнарны шәхси кабул итә

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Бу атнада халык район башлыгына М.Җәлил урамындагы 6а йорт ишегалдында тукталыш ясау, Славян тыкрыгындагы 14 нче йорт янында коены һәм отмостканы ремонтлау, фатирны милеккә рәсмиләштерү сораулары буенча мөрәҗәгать итте. Шулай ук районда яшәүчеләрнең шәхси сораулары да булды.

Гражданнарга район Башлыгының чираттагы кабул итүенә 2-61-28 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Шулай ук без гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре белән дә эшлибез.

Ютазы МР башлыгы һәм Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә Пушкин ур., 38 йорт, каб. 107 адресы буенча гариза язарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International