Халык санын алу турында кечкенә россиялеләр нәрсә уйлый һәм аны ничек күрә? Җавапны без тиздән ала алабыз. Росстат Бөтенроссия халык санын алуга багышланган зур балалар рәсемнәре конкурсын башлап җибәрә.
Әлеге бәйгедә катнашу өчен 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Бурычлары - рәсемнәрдә үз илеңне һәм анда халык санын алуның ничек узачагын күрсәтү. Мәсәлән, халык санын алу вакытында үз гаиләңне сурәтләп була; өйләргә кереп йөрүче сан алучыларны төшерергә мөмкин яки халык санын алу кәгазьләрен үзләре тутыручы кешеләр тасвирланган дәүләт хезмәтләренең интернет-порталын... Моннан тыш, үз шәһәреңне, бистәләрне, тирә — юньне, яраткан истәлекле урыннарны һәм халык санын алу эмблемасын яки аның талисманы - ВиПиН сурәтен дә ясарга мөмкин.
Бу - Росстат башлап җибәрә торган беренче генә гаилә иҗади конкурсы түгел:
«Объективта - илебез” фотоконкурсында Россиянең 71 төбәгеннән фотографлар катнашты. Иң популяр номинацияләрнең берсе - исәпкә алу талисманы ВиПиНны фотога төшерү булды. Мин ВиПиН балалар рәсемнәре конкурсында да күп кенә авторларның рәсеме каһарманы булыр, аларга җиңү генә түгел, уңыш та алып килер дип өметләнәм», — дип хәбәр итте Росстат башлыгы урынбасары Павел Смелов. Конкурста катнашу өчен https://www.strana2020.ru сайтында теркәлергә, смс буенча катнашуны раслап, кәрәзле телефон номеры белән форма тутырыгыз.
Конкурс эше кәгазьдә төсле буяулар яки каләмнәр белән эшләнергә, фотога төшерелергә яки сканерлаштырылырга, катнашучы Instagramына @strana2020 аккаунт тамгасы һәм #ярисуюперепись хэштегы белән урнаштырылырга тиеш. Рәсемнәрне үз сәхифәңә 2020 елның 16 ноябреннән 2021 елның 1 мартына кадәр йөкләргә мөмкин. Игътибар: Instagramдагы аккаунт барысы өчен дә ачык булырга тиеш. Сүз уңаенда, хештег буенча барлык катнашучыларның рәсемнәрен табарга һәм бәяләргә мөмкин.
Алга таба Бөтенроссия халык санын алу сайтында strana2020.ru конкурс яңалыклары һәм аның арасындагы нәтиҗәләр бастырылачак. Ә иң актив һәм иҗади катнашучыларны менә дигән бүләкләр көтә.