Ютазы районы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Район балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә эш көне тәрбияләнүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең температурасын мәҗбүри үлчәүдән башлана. "Иртәнге фильтр" ны узмаган балалар һәм өлкәннәр өйләренә кайтарып җибәрелә.

Моннан тыш, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре барлык биналарда да көн дәвамында мәҗбүри дезинфекция үткәрәләр. Шулай ук график буенча кабинетларда җилләтү үткәрелә, рециркулятор эшли. Барлык мәгълүматлар да махсус журналда теркәлә. Учреждение җитәкчеләре күрә торган барлык чаралар да балалар иминлегенә юнәлтелгән.

Сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International