Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 2020 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- иртән, көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормоз тотудан сакланыргакирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктау кирәк булганда, берничә тапкыр томоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү зарур.

Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1 Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2 Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга;

3 Машиналар йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарын гына файдаланырга кирәк;

4 Трассаны хәрәкәт итүче транспорт алдыннан узмаска;

5 Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6 Югары күренүчәнлек дәрәҗәсендәге жилет кияргә яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаргыч элементларны беркетергә.

Җил көчәйгәндә:

1 Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2 Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3 Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4 Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.

5 Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.

6 Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7 Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.

8 Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз.

Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843)288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International