Бәйрәкә мәктәбе - "Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган (татар) телендә укытуның иң яхшы практикасы" республика гранты җиңүчесе

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 13.11.2020 ел, № 9983861-1 боерыгы нигезендә, «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар телендә) белем бирүнең иң яхшы практикасы" республика конкурсында җиңүчеләр исемлеге расланды.

Бәйрәкә урта мәктәбе эксперт комиссиясе карары буенча, Татарстан Республикасының иң яхшы 20 мәктәбе исемлегенә керде һәм 500 000 сум күләмендә грант алачак.

Конкурс ике этаптан торды: читтән торып һәм турыдан туры этап.

Республиканың 100 мәктәбеннән барлыгы 30 мәктәп узды, алар арасында Бәйрәкә урта мәктәбе дә бар иде.

Чын күңелдән котлыйбыз!!! Афәрин!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International