Салым түләүчеләргә аеруча тулы мәгълүмат бирү максатыннан, 2020 елның 19 ноябрендә, 14: 00 сәгатьтә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2019 елның салым чорына салым хәбәрнамәләрен үтәү» темасына мәгълүмати вебинарга чакыра.
Вебинар кысаларында Идарә вәкилләре салым түләүчеләрдә килеп чыга торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәк.
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарга сылтама: https://nknalog.getcourse.ru/pl/webinar/show?id=1858444&view=1
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә һәм ачылган биттә вебинарга язылырга кирәк.