"Уйнагыз, гармуннар"

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе
Кичә Бәйрәкә мәктәбе заллары моңлы гармун моңнарына күмелде. Авылыбызның оста гармнчылары "Уйнагыз, гармуннар" дип аталган бәйрәмгә җыелдылар. Инде лаеклы ялда булган Рашитов Илгиз, Яббаров Рәсим, Латыпов Илгизәр,Набиев Рәсим, Камаев Зөфәр, Насыйров Җәүдәт абыйлар гармунда һәм баянда татар халык җырларына тезмәләр башкардылар,балалар соравы буенча, ничек итеп гармунда уйнарга өйрәнгәннәрен сөйләделәр. Иң өлкән гармунчыбыз Җәүдәт абыйга 74 яшь, ул уйнаган "Катюша" көенә балалар кушылып җырладылар. Моңлы кеше җырламый тузә ди мени? Илгиз абый гармунда уйнап җырлап та җибәргәч,укучыларның күзләрендә соклану кабынды. Гүзәл Мухаметдинова, Алия Сәлахова, Сөмбел Набиева башкаруында гармунчыларга багышланган җырлар яңгырады. Ә яшь гармунчылар, 3 класс укучысы Халиков Рузил һәм 8 класс укучысы Саляхов Рәмзилләр үз осталыкларын күрсәтеп, остазларының киңәшләрен тыңладылар. Кичәне оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сабирҗанова Венера Сабир кызы һәм Халикова Гүзәл Илгизәр кызы кунакларга рәхмәт әйтеп, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International