2020 елның 20 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Метеорологик фараз: 2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:

- төнлә һәм иртән бозлавык; төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр, юлларда көчле бозлавык.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә, иртән урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем, аерым районнарда бозлавык. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метр. Һаваның минималь температурасы төнлә -6..-9 градус, аязган вакытта -15 градус; көндез максималь һава температурасы -3..-6˚. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International