Урыссу яшь армиячеләре ТАССР әләмен тотып атлыйлар

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Урыссуның 3 санлы мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен ачык парламент дәресе узды.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылган чарада кунаклар - Ютазы районы Башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева катнашты.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлфирә Рамазанова җитәкчелегендә узган дәрестә укучылар үз заманында бик күп драматик вакыйгалар кичергән дәүләтнең килеп чыгышы, үсеше һәм бүгенге тормышы турында кызыклы мәгълүматлар белән чыгыш ясадылар.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин укучыларны Ютазы районы тормышы һәм аның үсеш тармаклары белән таныштырды. Ул шулай ук районның беренче затының төп функцияләре - РФ һәм ТР законнарының төгәл үтәлүен тәэмин итү һәм, әлбәттә инде, районда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International