Кәрәкәшле авылы мәдәният йорты бинасында Ютазы районы Башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстан Республикасы ЮМР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов, районның баш ветеринария табибы Наил Усманов, җәмгыятьләр һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында 2020 елның 10 аенда терлекчелек йомгаклары буенча семинар үтте.
Семинарда "Кәрәкәшле" ҖЧҖнең яңа җитәкчесе Наил Фәрит улы Фәттахов катнашты.