2020 елның 20 ноябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне уздырыла.
Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чараны ераклаштырылган форматта (телефон аша) үткәрү планлаштырыла.
Беренчел хокукый консультация бирү дежур тору графигында күрсәтелгән җәмәгать кабул итү бүлмәләренең телефон номерлары буенча күрсәтелә.