ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 21 ноябрьгә Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 ноябрендә төнлә урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 21 ноябренә фаразы:
Аязучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-12˚, аязган вакытта -15..-20˚. Көндез максималь һава температурасы -2..-7˚. Юлларда урыны белән бозлавык..