Тарих укытучылары катнашучыларны Татарстан АССРы тарихы белән таныштырдылар, укучылар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, бер-берсен тулыландырдылар. Дәрес ахырында Равил Гарипов балаларга районның газлаштыру тарихы, халык өчен чишмә суы үткәрү турында сөйләде, депутатлар һәм район хакимияте эше белән таныштырды.