Сентябрь аенда Россиядә ел башыннан туучылар саны беренче тапкыр арткан һәм 2019 елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән артып киткән. Балалар саны артуга бәйле рәвештә, ана капиталы да индексацияләнә, аның барлыкка килүендә халык санын алу-2002 зур роль уйный, дип хәбәр итә strana2020.ru Бөтенроссия халык санын алу сайты .
Алда торган халык санын алу әниләр һәм балаларга нинди файда китерә ала – Бөтендөнья балалар турында кайгырту һәм аларның иминлеген тәэмин итү көнендә сөйлибез.
Бәйрәмгә БМО тарафыннан 1959 елның 20 ноябрендә кабул ителгән Бала хокуклары декларациясе - балаларны яклау өлкәсендә төп документ буларак, юл сала.
Безнең илдә туучылар санын тиешле дәрәҗәдә саклап калу буенча аерым чаралар күрелә. Шулай итеп, һәр Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча мөһим үзгәрешләр бара. Әйтик, 2002 елда, планлы Бөтенроссия халык санын алудан соң, хәзерге вакытта төп гаиләләргә ярдәм итү программасы эшли башлады.
2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала туган яки уллыкка алынган гаиләләр 466 617 сум күләмендә ана капиталына хокук алалар. 2021 елда ана капиталы бер балага 483 мең сумга кадәр индексацияләнә һәм 639 мең сумга кадәр - икенче балага, ягъни 3,7% ка артачак.
Ә илнең үтеп керү кыен булган районнарында башланган Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча (төп этап 2021 елның апрелендә узачак) әлеге программаның чираттагы борылышының уңышлылыгы һәм, бәлки, яңа карарлар кертү турында нәтиҗәләр ясалачак. Чөнки нәкъ менә халык санын алу ил халкы турында максималь тулы демографик мәгълүматларны алырга һәм аларны алдагы елларда саннар белән чагыштырырга мөмкинлек бирә.
Росстат статистикасы буенча, 2020 елның 1 гыйнварына Россиядә балалар саны түбәндәгечә иде: 0-4 яшьләрдәге иң кечкенәләр - 8 579 11,
5 яшьтән 9 яшькә кадәргеләр — 9 309 417 кеше, ә 10-14 яшьлек үсмерләр -8 048 363 кеше.
2019 елның 1 гыйнварына еллык статистика белән чагыштырганда (0-4 яшьтәге 9 032 433 бала, 5-9 яшьләрдәге 9 084 875 бала һәм 10-14 яшьләрдәге 7 825 171 бала), илдә ярты миллион кечкенә бала кимрәк туды, аның каравы башка ике яшь төркеме артты.
Әмма ел саен балаларның артуы турындагы мәгълүматларны бары тик саннар гына күрсәтә, ә алда көтелгән халык санын алу ата-аналар һәм аларның балалары тормышына җентекле нәтиҗә ясарга, илдәге гаиләләрнең ничек яшәгәнен, балаларның нинди шартларда тууын һәм үсүен аңларга мөмкинлек бирә.