2020 елның 6 ноябреннән 6 декабренә кадәр Ютазы муниципаль районында «Торак фондта куркынычсызлык айлыгы» акциясе уза.
Әлеге чараның максаты булып халыкка үзен куркынычсыз культурасы буенча мәгълүмат бирү, шулай ук янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнү һәм һәлак булу очракларын кисәтү, тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча аңлату һәм профилактика эшләрен активлаштыру тора.
Ютазы районында «Торак фондта куркынычсызлык айлыгы» акциясе кысаларында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре һәм ПСЧ 42 хезмәткәрләре тарафыннан, районның торак милекчеләре ширкәте рәисләре белән берлектә, халыкның шәхси йортларында һәм фатирларында автоном төтен-янгынны кисәтү җайланмаларын түләүсез урнаштыру эше оештырылды. Профилактик тикшерүләр барышында гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү, шулай ук электр җылыту һәм җылыту приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләре аңлатылды.