Дуңгызларда африка чумасы

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Россия Федерациясендә африка чумасы буенча эпизоотик хәлнең киеренке булып кала бирүен хәбәр итә.

Агымдагы елда дуңгызларда африка чумасы 4 эре дуңгызчылык фермасында теркәлгән: Краснодар краенда, Новгород, Воронеж, Еврей автоном өлкәләрендә). Соңгы тапкыр дуңгызларның мондый чире ноябрь аенда «Коралл» ҖЧҖдә (Тверь өлкәсе, Бежецкий районы, Шишковское авыл җирлеге, №2 симертү фермасы) күзәтелде.

Шуңа бәйле рәвештә, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республиканың дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләренә, дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларына мөрәҗәгать итә.

Республикада чума таралуга юл куймас өчен зоогигиена нормалары һәм дуңгызларны асрау кагыйдәләрен үтәргә, терлек азыгын имин территорияләрдән генә сатып алырга һәм терлекләрне ашату алдыннан азыкка термик эшкәртү үткәрергә кирәк. Азык-төлек калдыкларын шулай ук термик эшкәртүгә дучар итәргә кирәк (30 минуттан да ким булмаган пешерү).

Дуңгызларны чыгармыйча асрауны тәэмин итәргә. Дуңгызларның алар вирусны күчерә ала торган башка хайваннар белән элемтәгә керүенә юл куймаска, шулай ук дуңгызлар асрау урыннарына чит затлар керүенә юл куелмаска тиеш. Даими рәвештә дуңгызларны тоту, саклау һәм азык әзерләү урыннарын дезинфекцияләү һәм дезинсекцияләү үткәрергә, чөнки талпаннар да шулай ук вирус таратучылар булып торалар.

Хөрмәтле республика районнары халкы! Республиканың бу аеруча куркыныч авыру буенча иминлеге сезнең уяулыкка бәйле!

Ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Эвелина Лотфуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International