Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы турында хәбәр иттеләр.

Опека һәм попечительлек секторы мөдире Сергей Абрамов Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы тарафыннан ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады.

"Опека һәм попечительлек органында исәптә 132 бала тора, аларның 100%-ы гражданнар гаиләләрендә яши. Моннан тыш, балаларны туган ата-аналарына кайтару буенча актив эш алып барыла һәм бүгенге көндә 8 бала туган гаиләсенә әйләнеп кайтты", - дип хәбәр итте Сергей Александрович.

Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин әлеге катлаулы эшнең мөһимлеген ассызыклады, аның төп күрсәткече - тәрбиягә алынган гаиләләрдәге балаларның кире кайтарылмавы.

Шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, алимент түләү буенча бурычларны каплау, азык-төлек, дарулар китерү буенча ярдәм итүче волонтерларның эше һәм бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International