19 ноябрь көнне Ютазы урта мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган парламент дәресе узды

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Парламент дәресе тарих укытучылары Лукашина С.Х. һәм Мөхәммәтшина Л.Р., педагог - оештыручы Гәрәева Г. Э. тарафыннан, "Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Ютазы җирле бүлеге активистлары белән берлектә әзерләнгән иде.

Чарада район Советы депутаты Төхбәтуллин Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы, Ютазы авыл җирлеге депутаты Ямалетдинов Әнис Әнвәр улы катнашты.

Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы һәм Әнис Әнвәр улы үз чыгышларында быел парламент дәресенең гадәти түгеллеген билгеләп үттеләр. Аның темасы - «Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез" дип аталды. Алар билгеләп үткәнчә, республика тарихның катлаулы чорларында үсешенең күп кенә мәсьәләләрен хәл итә алды, һәм алдагы буын моның өчен бик күп эш башкарды.

Бүген бурычлар элеккечә кала - республика икътисадын конкурентлы дәрәҗәдә саклап калу, илдә һәм Татарстанда тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча уртак бурычларны хәл итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International