2020 елның 24 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 24 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран көтелә.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Болытлы. Урыны белән кар. Аерым районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-8˚. Көндез максималь һава температурасы -2..-5˚. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International