Урыссу поселогында яшәүчеләр белән җыеннар дәвам итә

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Бүген Ютазы районы җитәкчелеге Урыссу поселогының ике мәйданчыгында үзара салым программасын гамәлгә кертү буенча халык белән очрашу уздырды.

Беренче очрашу 3 нче урта мәктәп янында Пушкин, Маяковский, Свердлов, Гоголь урамнарында яшәүчеләр белән үтте.

Островский урамында Островский, Яр буе урамнарында, Островский, Яр буе тыкрыкларында яшәүчеләр катнашында узган җыенда гражданнар үзара салым программасын хупладылар, шул ук вакытта алар Островский урамындагы юл торышыннан канәгатьсезлек белдерделәр. Шулай ук алар тимер юлдагы ремонттан соң еш кына тәртипсезлекләр калуына һәм алар яши торган микрорайонда яшеллек аз булуына канәгатьсезлек белдерделәр.

Район башлыгы Аяз Шафигуллин халык күтәргән бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмады һәм аларны якын арада хәл итәргә вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International