Мәдәният оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора, ул гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук әлеге оешмаларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләүнең гомуми критерийларына керә:
мәдәният оешмасы турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем алырлык булуы;
хезмәт күрсәтү шартлары уңайлыгы;
мәдәният оешмалары хезмәткәрләренең игелеклелеге, әдәплелеге;
хезмәт күрсәтү шартлары белән канәгать булу;
инвалидлар өчен хезмәт күрсәтү мөмкинлеге.
Татарстан халкы, www.bus.gov.ru сайтында бәяләмә калдырып, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында https://mincult.tatarstan.ru/anketa-po-otsenke-kachestva-usloviy-okazaniya-uslu.htm.сылтама сы буенча мәдәният оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү буенча онлайн-сораштыруда катнашып, мәдәният оешмалары хезмәтләренең сыйфатына бәя бирә ала.