«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге» коммерцияле булмаган партнерлык күпфатирлы йортларда күрсәтелә торган ТКХ хезмәтләренең сыйфаты буенча онлайн анкеталау үткәрә.
Сораулар күп фатирлы йортларда халыкка торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү, шулай ук идарәче оешмаларның халык белән үзара бәйләнешендәге актуаль проблемаларга кагыла.
Сораштыруда аерым блок җылылык белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәяләүгә багышланган (һава торышын җайга салу узелы эше, температура режимы һәм күрсәтелмәгән хезмәт өчен яңадан исәпләү).
https://docs.google.com/forms/u/1/d/e/1FAIpQLScDEJOZ7nv3Hqs6heFRAmQXZ6TXiUBcn3dmftPqgC-Y3zLENg/formResponse сылтамасы буенча күчеп, катнашырга мөмкин.
Анкеталаштыру нәтиҗәләре буенча иң кискен сораулардан аналитик белешмә төзеләчәк һәм профильле министрлык һәм ведомстволарга җиткереләчәк.