Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

26 ноябрьдә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, «Здоровье просто» дигән яңа профилактик онлайн-проект старт ала.

 

Проектның максаты - халыкның санитар грамоталылыгын арттыру

- йогышлы булмаган һәм социаль әһәмиятле йогышлы авыруларны профилактикалау.

Проектның форматы - атна саен «YouTube» - «Здоровье просто» каналында шәхси һәм иҗтимагый сәламәтлекнең актуаль темаларына туры эфирлар үткәрү. Һәр турыдан-туры эфир – ул сәламәтлек саклау өлкәсендә сайланган темага әйдәп баручы белгеч һәм медицина берләшмәсе вәкиле – танылган блогерлар, медиа-персонал, җәмәгать эшлеклеләре белән тере дискуссия.

2020 елның 26 ноябрендә дискуссиянең темасы - «Күкрәк сөтен берни белән дә алышытырып булмый”.

Чакырылган кунаклар:

- Фазлыева Ләйлә Ринат кызы - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары;

- Бабинцева Анна Анатольевна - ТР ССМ баш штаттан тыш неонатологы, Казан шәһ. “ГКБ7” ДАССУның неонотология буенча баш белгече, медицина фәннәре кандидаты.

Сәламәтлек-кыйммәтле! Сәламәтлек-мөһим! Сәламәтлек-гади! https://www.youtube.com/channel/UCronIH3BkoR4xhACePpU. каналына язылыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International