Әбсәләм авылының “Сердәш” халык фольклор ансамбле “Дуслык” милли мәдәният төбәкара фестиваль-бәйгесендә катнаша һәм “Халык вокалы” номинациясендә беренче дәрәҗә дипломанты дипломына лаек була.
Шул ук мәдәни чарада катнашкан “Нур” халык ансамбле исә “Халык вокалы” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреаты дипломы белән билгеләнә.