Инвалидлар декадасы алдыннан республика халкы телефон аша консультация ала һәм үз талантлары турында сөйли ала.
(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Инвалидлар декадасы уңаеннан 16 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстанда инвалидлар хокуклары мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кайнар линия» телефоны: 8 (843) 557-21-25.
Эш көннәре 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр. Шулай ук ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына үз тәкъдимнәрегезне түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: Alfiya.Bikbaeva@tatar.ru", - диелә хәбәрдә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре төрле өлкәләрдә талантлы булган, мөмкинлекләре чикләнгән, әмма инвалидларны һәм инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләрендә чакырылган кунаклар булырга әзер кешеләр турында мәгълүмат көтәләр. Мөрәҗәгатьләрдә элемтәгә керү өчен мәгълүматны күрсәтергә кирәк: инвалидлыгы булган кешенең фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, туган көнен, яшәү адресын, элемтә өчен телефонны һәм электрон почта адресын.