"СТАНКИН" Мәскәү дәүләт технология университеты югары белем бирү федераль дәүләт белем бирү учреждениесенең техник иҗат Федераль үзәге эш планы нигезендә яшь журналистларның Бөтенроссия телекоммуникацион олимпиадасы уздырылды.
Конкурсның максаты - балалар һәм яшьләр арасында медиа иҗатны популярлаштыру, аларны инженер һөнәрләренә юнәлтү, шулай ук Россия Федерациясе укучыларының фәнни-техник иҗатын үстерү.
Бу конкурсның республика этабында Урыссудагы 2 санлы мәктәп укучысы Роберт Гәрәев (җитәкчесе Садретдинова Г.А.) 1нче урынны алды һәм аның эше Бөтенроссия этабына җибәрелде. Робертның «Мин үземнең карт бабам белән горурланам» эше Бөтенроссия этабында өченче урынны алды.
Роберт Гәрәевны һәм аның остазы Гөлнур Садрутдинованы чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!