Татарстанда тәүлек әйләнәсендә COVID-19 буенча консультация өчен кайнар линия эшли

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә COVID-19 буенча Татарстан халкы консультациясе өчен кайнар линияне модернизацияләде һәм көчәйтте. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылды.

Бүген Татарстан Республикасының март аенда ук эшли башлаган COVID-19 сораулары буенча бердәм күп каналлы кайнар линиясе яңа форматта гамәлдә.

8 800 222 59 00 телефоны номеры буенча татарстанлылар коронавирус авыруы турында актуаль мәсьәләләр буенча консультация, дару тәэминлеге һәм башкалар буенча мәгълүмат алала.

Контакт-үзәк тәүлек буе эшләячәк. Консультацияне 2 телдә: рус һәм татар телләрендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International