Урыссу поселогында халык җыеннары тәмамланды

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

25 ноябрь көнне район үзәгендә халык белән үзара салым программасын кертү буенча соңгы өч очрашу узды.

Аларның беренчесе "Энергия"стадионы янында үтте. Үзара салым программасының район тормышында нинди роль уйнавы турында район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина Шакуров, Шәрипов, Май, Елга, Ленин урамнарында һәм Спорт тыкрыгында яшәүче гражданнарга сөйләде.

Балалар иҗаты үзәге янында очрашу вакытында тимер юл микрорайонында яшәүче гражданнар кайбер тыкрыкларда өстәмә ясалма ут баганалары урнаштыру мөмкинлеге белән кызыксындылар. Алар Интернет челтәре эшенең тизлегеннән канәгатьсезлек белдерделәр. Бу сорауларга җавап итеп, район башлыгы Аяз Шәфигуллин киләсе елда Урыссу бистәсендә өстәмә ут баганалары урнаштырылачак, ә Ютазы районында Интернет челтәре тизлеген арттыру максатыннан якын киләчәктә 14 вышка урнаштырылачак, дип хәбәр итте.

Төньяк Солнечный микрорайоны аша узучы гражданнар җыенында халык кайбер юлларны норматив хәлгә китерү, ясалма тигезсезлекләр булдыру кебек мәсьәләләрне күтәрде. Цыганов урамында яшәүче яшь әниләрнең берсе йортларны табигый газга тоташтыру мөмкинлеге белән кызыксынды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина билгеләп үткәнчә, район муниципалитеты Солнечный микрорайонында шәхси йортларны газлаштыру буенча барлык таләпләрне дә үтәгән. Килешү буенча "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ 2020 елның 31 декабренә кадәр йортларны газга тоташтырырга тиеш. Сүз уңаеннан, 2021 елда Цыганов урамында ком-чуерташ түшәү программасы буенча чаралар үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International