Ютазы мәктәбендә - биология лабораториясе

2020 елның 27 ноябре, җомга

Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология кабинетында капиталь ремонт бара.

Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин инициативасы белән "Татнефть" хәйрия фондының финанс ярдәме белән Ютазы мәктәбенең биология бүлмәсе реконструкцияләнәчәк: анда лаборатор җиһазлар урнаштырылачак, дип хәбәр итте мәгариф учреждениесе директоры Әнис Ямалетдинов. Нәтиҗәдә, Ютазы укучыларының яңа уникаль биология лабораториясе барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International