Атна дәвамында укучылар белән сыйныф җитәкчеләре Инсапова Р.Р., Баһауова Л. М. һәм мәктәп китапханәчесе Гыйбадуллина Г. Н. төрле чаралар үткәрделәр.
Балалар әлеге бәйрәмнең кем хөрмәтенә уздырылуы, нинди сүзлекләр булуы турында белделәр, фразеологизмнарга иллюстрацияләр ясадылар, бер тамырдан булган сүз агачлары иҗат иттеләр, сүзлекләр белән эшләргә өйрәнделәр.