3 декабрьдә татарстанлылар инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация ала алачак

2020 елның 27 ноябре, җомга

Халыкара инвалидлар көнендә, 3-нче декабрьдә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.

Бәхәсле хәлләргә кагылышлы сорауларга һәм аңлатмаларга җаваплар алырга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы вәкилләре ярдәм итәчәк.

Кайнар линия 9.00-дән 16.00-гә кадәр түбәндәге телефон буенча эшләячәк: +7(843)236-00-71. Моннан тыш, Whatsapp аша +7(939)345-37-50 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International