ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча “кайнар линия”

2020 елның 27 ноябре, җомга

#СТОПВИЧСПИД акциясе кысаларында 2020 елның 26 ноябреннән 4 декабренә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясен үткәрә.

Акция Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә туры китерелгән һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга һәм бу авыру турында халыкка хәбәр итүгә юнәлдерелгән.

Эш көннәрендә 09.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «кайнар линия» телефоны - 8(843) 2385368. Ял көннәрендә 09.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр - 8(843)2385368, 8(843) 2382174 телефоннары буенча; 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр - 8(843)2389854 телефоны буенча.

Барлык теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алачак.

Гражданнарга шулай ук «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ белгечләре тарафыннан 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 8 (843)-221-90-24телефоны аша консультацияләр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International