Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан Район балалар думасы депутатлары бүген поселокта яшәүче әниләргә котлау открыткалары өләштеләр

2020 елның 27 ноябре, җомга

Без барыбыз да ноябрьнең соңгы якшәмбесендә дөньяда иң гүзәл хатын-кызлар бәйрәме - Әниләр көне билгеләп үтелүен беләбез.

Дөньяда ананың сине яратып эндәшүеннән дә артыграк берни дә юк! Барлык аналарга да нарасыйларының җылы мөнәсәбәтен, мәхәббәтен һәм үзара аңлашып яшәүләрен телибез. Күңелегез йолдызлардан яктырак булып балкып янсын, вакыт узу белән картаймасын! Күңел җылыгызны саклагыз һәм бәгырь җимешләрегезгә бүләк итегез, һәм бу сезгә сәламәтлек һәм рәхәтлек булып әйләнеп кайтсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International