2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Ютазы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетында кабул итү Урыссу штп, Пушкин урамы, 38 нче йорт адресы буенча үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты компетенциясенә җирле үзидарә турындагы законнарда каралган мәсьәләләрне хәл итү керә.
Кабул итүгә алдан язылу түбәндәге телефоннар буенча башкарыла:
8 (85593) 2-61-28, 2-74-16, 2-80-13.