Декабрь урталарында корпоративларны тыю турында фикер алышачаклар

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Чараларны тыю декабрь уртасында, Татарстанда санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә каралачак.

Хәзерге вакытта корпоративларны үткәрүгә тыю юк, бары тик аларны үткәрмәскә киңәшләр генә бар. Ихтимал булган тыю турында декабрь урталарында фикер алышачаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Әле җитди тыюлар яки рөхсәт турында сөйли алмыйбыз. Бу мәсьәләне без декабрь уртасына якынрак хәл итәчәкбез. "Без эш бирүчеләргә быел корпоративны ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында уйланырга киңәш итәбез», — дип билгеләп үтте спикер Любовь Авдонина.

Әгәр эш бирүче корпоратив үткәрергә карар итсә, моны Роспотребнадзорның барлык таләпләрен исәпкә алып эшләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International