Республика халкы ешрак бакча һәм торак йортларны терки.
(Казан, 27-нче ноябрь). Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, гражданнарның дача амнистиясе буенча төзелмәләрне теркәүгә мөрәҗәгатьләре саны кимемәде, дип сөйләде «Татар-информ» МА хәбәрчесенә ТР буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева.
«Хәзер пандемия белән бәйле рәвештә, шәхси йортларга, шул исәптән бакча йортларына һәм бакча участокларында торак йортларга да ихтыяҗ зур. Кешеләр аларны тизрәк рәсмиләштерергә тырыша. Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә хәзер пропискага керергә дә, анда ел әйләнәсе яшәргә дә була", - дип сөйләде Энҗе Мөхәммәтгалиева.
Мөхәммәтгалиева, үз-үзеңне изоляцияләү чорында күп функцияле үзәкләр ябылуга һәм гражданнарның хокукларын теркәү өчен документлар кабул итмәвенә карамастан, Росреестр үз эшен туктатмады, шул исәптән күчемсез милеккә хокукларны исәпкә алу һәм теркәү буенча да, дип билгеләде. - ТР Росреестрында КФҮ эше яңартылганнан соң күчемсез милекне рәсмиләштерүгә документлар бирү ешайды.
Идарә мәгълүматлары буенча, ТРда «дача амнистиясе» гамәлдә булган вакытта күчемсез милек объектларына 750 меңнән артык хокук теркәлгән.
ТР Росреестры матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел сату-алу килешүләренең гомуми саны узган ел белән чагыштырганда 20% ка арткан. 2020 елның икенче яртысында аеруча үсеш сизелә.