Хөрмәтле район халкы! Сезнең өчен әһәмиятле мәгълүмат

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! 2020 елның 1 декабрендә 2019 ел өчен бюджетка милек салымнарын (физик затлар милкенә салым, җир һәм транспорт салымнарын һәм НДФЛны) түләү бурычын үтәү вакыты җитә.

2 декабрьдән башлап, салымнарга, аларны түләмәгән гражданнар өчен "бурыч" статусы биреләчәк.

Булган бурычларны нинди ысул белән җайга салырга була?

1. Кулдан акча биреп бурычларны түләү өчен квитанцияләр алырга күпфункцияле үзәкләргә (КФҮ) мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Бу очракта КФҮ хезмәткәрләре түләү документын формалаштырачак һәм гражданнарга, бюджет алдындагы бурычларын түләү өчен якын арада банк оешмасына килергә кирәк була.

2. Салым буенча бурычны өйдән чыкмыйча гына түләргә мөмкин:

- "физик затлар өчен шәхси кабинет" аша;

- "салым, иминият взносларын түләү" сервисы аша;

- «ФЗ салымнары” мобиль кушымтасы аша;

- Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша;

Салым инспекциясе искә төшерә: барлыкка килгән бурыч һәм аны түләүдән баш тарту - үзе артыннан бурычлыга мәҗбүри түләттерү чараларын куллануга, йә суд тәртибендә түләттерүгә китерә.

Салым түләү срогы чыкканнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча, салым органы физик заттан недоимканы ачыклау турында документ төзи һәм аңа салым, пеня, штраф, процент түләү турында таләп җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International