Хәзерге вакытта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мобиль кушымта – гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр килеп чыкканда гамәлләр буенча шәхси ярдәмче эшләде.
«Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасы мәгълүмати-аналитик үзәк белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм Google Play, App Store онлайн-кибетләрендә iOS һәм Android операцион системаларында эшләү өчен бушлай скачать итеп алу мөмкинлеге бар.
Сервис кулланучының шәхси ярдәмчесе буларак эшләнгән һәм ул өлкәннәр арасында да, үсеп килүче буын арасында да куркынычсыз тәртип культурасын формалаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Кушымта гадәттән тыш хәл (һәлакәт) вакытында гамәлләр турында мәгълүматны тиз арада табарга ярдәм итәчәк һәм көнкүрештә дә, ялда да файдалы булачак. Кушымтада кулланучыга коткару хезмәтен чакыру, шулай ук кирәк булган очракта ул бүлешә ала торган геолокацияне билгеләү мөмкин. Тулырак мәгълүмат алу өчен кулланучы һәрвакыт оператив рәвештә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми интернет-порталы сәхифәсенә күчә ала.