2020 елның 3-10 декабрендә халыкның хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсен бәяләү максатларында, дүртенче Бөтенроссия хокукый (юридик) диктанты узачак. Диктантны оештыручылар - «О.Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе ярдәме белән «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы. Диктантның төп бурычлары - халыкның төрле катлауларының хокукны өйрәнүгә мотивациясен арттыру, аның яшь һәм социаль структурасын исәпкә алып, Россия халкының хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм Россия җәмгыятен халыкның хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә җәлеп итү, белем бирү программаларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү. Яңа коронавирус инфекциясе - COVID-19 таралуын кисәтү максатларында, диктант онлайн режимда РФ юрдиктант.рф рәсми порталында үткәрелә.
Диктант үткәрү буенча элемтә өчен җаваплы зат - Ассоциация аппаратының баш киңәшчесе Лазаров Алан Альбертович, тел: +7(499) 967-77-66, доб. 208, e-mail: lazarov@alrf.ru.