ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Россия Федерациясендә Балачак ун еллыгына багышланган Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проектны гамәлгә ашыра.

2020 елның 4 декабрендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукы белемнәр мәктәбе дәресе (ШПЗ) узачак:

Дәресне үткәрәчәк:

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле

Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә язылырга кирәк (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (контактлы зат:

Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча кушылырга кирәк.

Шулай ук Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына Сез дәрес вакытында үзегез җавап алырга теләгән кыска сорау хәбәр (*мөрәҗәгать түгел) җибәрә алуыгыз турында хәбәр итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International