Ютазы районында оптимистлар яши

2020 елның 4 декабре, җомга

Ютазы районында мөмкинлекләре чикләнгән 1250 кеше яши. Алар арасыннан 240 кеше район инвалидлар оешмасы әгъзасы булып тора. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсендә 71 инвалид исәптә тора.

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Ел саен декабрь башында, 1993 елдан башлап, традиция буенча, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар бирү кирәклеге турында җәмгыятькә искәрткәндәй, инвалидлар ункөнлеге үткәрелә.

Чыннан да, бу көннәрдә инвалидларга игътибар арта. Төрле ярышлар, акцияләр, мәдәни чаралар үткәрелә. Өйдән чыга алмаганнар янына социаль хезмәткәрләр килә һәм аларның өйләрендә тәртип урнаштыралар. Район социаль яклау бүлеге социаль хезмәткәрләре 44 инвалидка өйдә хезмәт күрсәтә.

Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр буларак сүз алып барабыз. Әмма алар арасында көчле рухлы, нык ихтыярлы, тулы канлы тормыш белән яшәүче, сәламәт кешеләргә үрнәк булып торган кешеләр шактый.

- Юлны атлап баручы гына уза ала. Безнең район инвалидлары матур һәм лаеклы яши беләләр. Алар үзләрен төрле юнәлешләрдә – спортта, мәдәнияттә сыныйлар, үз талантларын ачалар. Җәмәгать тормышында актив катнашучылар, тирә-юньдәгеләргә күп шатлык бүләк итүчеләр дә җитәрлек. Аларга киләчәктә дә алга оптимизм белән карауларын телим, - дип билгеләп үтте район инвалидлар оешмасы рәисе Дамир Уралов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International