Урыссудагы 3 санлы мәктәптә балалар туклануы берничә агымда оештырылган

2020 елның 4 декабре, җомга

Урыссудагы 3 санлы мәктәптә, социаль дистанцияне үтәү максатыннан, укучыларны тукландыру 80 кешелек җиде агымга бүленгән.

 

Мәктәптә 1-4 сыйныф укучылары түләүсез туклана, урта һәм өлкән буын укучылары ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Укучылар һәм аларның ата-аналары белән даими, оештыру, максатчан эш алып барыла.

Ел саен һәр яшь төркеме - 7-10 һәм 11-17 яшьлек балалар өчен унике көнлек меню эшләнә. Көнлек меню раслана һәм ул ашханәдә, ата-аналар өчен почмакта, мәктәп сайтында эленә. Укучыларның фикерләре буенча алар түземсезлек белән тәнәфесләрне көтеп ала һәм ашханәгә бик теләп бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International