Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында Ютазы район Советының IV чакырылыш өченче утырышы узды

2020 елның 4 декабре, җомга

Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Магамедова Айгөл Миңневәли кызы Ютазы муниципаль районының 2020-2023 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы турында чыгыш ясады.

Ютазы муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты проекты буенча район Советы депутатларын Ютазы муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Мөхәммәтова Руфия Габделмәҗит кызы таныштырды.

Шулай ук Мөхәммәтова контрольлек итүче органнар күрсәтмәләрен үтәү максатларында бюджетта каралганнан тыш чыгымнарны тикшерү соравы буенча чыгыш ясады.

Дүртенче, яңа редакциядә Татарстан Республикасы Ютазы район Советы регламентын раслау соравы буенча Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Руслан Мөгамбәр улы Якупов чыгыш ясады.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Ютазы район Советы депутатларына күкрәк билгеләре һәм таныклыклар тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International