«Энергия» стадионында инвалидлар көненә багышланган квест узды.
Бүген инвалидлар декадасы кысаларында «Үз-үзеңә ышан» квесты узды, анда күргән кешеләр йомык күзләр белән күрмәүчеләр көндәлек тормышта эшләгән эшләрне башкардылар. Чарада катнашучыларга моның ничек авыр булуын һәм моны ничек башкара алырга икәнлеген күрсәттеләр. Квестны оештыручылар – Казан шәһәрендәге Республика күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге мөдире Рафис Вафин һәм Ютазы районының сукырлар җәмгыяте рәисе Гөлнара Әбилтарова. Чарада яшьләр бүлеге начальнигы Регина Галләмова, «Атлант» яшүсмерләр – яшьләр клубы директоры Елена Матвеева, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.