Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3 декабреннән башлап һава температурасы климат нормасыннан 9-16° ка түбән, минималь температура -20..-25°ка, аерым районнарда -28°ка кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2020 елның 10 декабренә кадәр сакланачак.
Начар метеорологик күренешләр
2020 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелектә явым-төшемсез.
Урыны белән томан, бәс.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә.
Аномаль салкын һава торышы көтелә.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән -19..-22, аязган вакытта -27° ка
кадәр.
Көндез максималь һава температурасы -11..-14˚.