Педагогик хезмәт ветераннары - Урыссудагы 3 санлы урта гомуми белем мәктәбенең элекке башлангыч сыйныфлар укытучысы Новикова Валентина Михайловна, Урыссудагы 3 санлы урта гомуми белем мәктәбенең элекке физика укытучысы Бакирова Гөлзария Рәхмәтулла кызы Татарстан Республикасының социаль - икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Истәлек билгесе һәм «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» дигән истәлекле китап тапшырылды.
Ютазы муниципаль районы Урыссу ш.т. п. Башкарма комитетының хәрби-исәп өстәленең беренчел хәрби исәпкә алу инспекторы Дениварова Наталья Валентиновна нәтиҗәле эше, Ютазы муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Намуслы хезмәтләре өчен һәм Халыкара иреклеләр көне һәм Бөтендөнья волонтерлар көне уңаеннан район Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды:
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Регина Галләмовага; яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Марина Бурыкинага; яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Илдар Әхтәмовка.