2020 елның 7 декабрендә Ютазы урта мәктәбендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С. А. Рузанов һәм "Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге" МКУ начальнигы Г. М. Гыйләҗева катнашында сыйныф җитәкчеләре белән "түгәрәк өстәл" үткәрелде.
Очрашу барышында мәктәптә тәрбия эше мәсьәләләре буенча фикер алышу оештырылды, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары А.А. Вәлишина чыгышы тыңланды. Сергей Александрович һәм Гүзәл Миңнеяровна үз чыгышларында мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мәктәпнең планлы эшен билгеләп үттеләр һәм ата-аналар белән дә, хокук бозуларны профилактикалау органнары белән дә хезмәттәшлек формаларын камилләштерергә чакырдылар.