«Ел укытучысы-2021» конкурсының муниципаль этабы старт алды, анда район мәгариф учреждениеләренең 17 педагогы катнаша.
Бәйгене үткәрүнең максаты - Татарстан Республикасы Ютазы районында белем бирү өстенлеген раслау.
Конкурсның бурычлары - күренекле укытучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны бүләкләү, педагогик хезмәткәрләрнең социаль статусын һәм укытучылар хезмәтенең абруен күтәрү, Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләрне тарату, федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып, белем бирү эчтәлеген яңарту буенча укытучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү, шулай ук педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын үстерүгә ярдәм итү.
3,4 декабрьдә конкурсантлар беренче «Дәрес» конкурс биремендә катнаштылар.
Педагоглар жюри алдында үз компетентлылыкларын укыту предметында һәм методларында, уку материалын белү дәрәҗәсендә, педагогик карарлар кабул итүдә күрсәттеләр.
Алда - Дәрестән тыш чара һәм мастер-класс.
Уңышлар һәм креативлык сезгә, хөрмәтле бәйгедә катнашучылар!