"АТЛАНТ" клубы тәрбияләнүчесе Аиша Неделькина кызлар арасында бокс буенча Татарстан Беренчелегендә 1 урынны яулады

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Аңа 51 кг авырлык категориясендә бокс буенча ике тапкыр республика чемпионы исемен яуларга мөмкин булды.

Карантин вазгыятенең катлаулы шартларында ул формасын гына саклап калмыйча, үз осталыгын да камилләштерә алды. Бу безнең спортчыга финал уенында "Спарта" клубыннан көндәшен җиңәргә ярдәм итте. Аиша Татарстан җыелма командасы составына керде һәм Идел буе федераль округы чемпионатында катнашу хокукын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International